Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан укучылары уку өчен планшетлар алачак

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның төрле район укучылары ике меңнән артык компьютер җиһазларын дистанцион укуда  бушлай файдалану өчен алачак. 13 апрельдән планшетлар күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучыларга тапшырыла. Беренче чиратта, кирәкле техника 9нчы, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына бирелә.

 


13 апрельдә 930 планшетны дистанцион режимда уку өчен Питрәч, Балтач, Тукай, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш, Апас, Түбән Кама, Арча һәм Тәтеш районнары, шулай ук Алабуга һәм Казан мәктәпләре (691 планшет) алды.

Бүген техника республиканың 21 муниципалитетына җибәреләчәк. Мәсәлән, 9-11 сыйныф укучылары өчен 354 планшет Чаллыга юллана.

Бүген тагын 40 планшетны Татарстанның Әлки районы алды. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында республиканың 480 мәктәбе укучыларга уку елы ахырына кадәр 2 мең берәмлек компьютер техникасы тапшырды. Югары уку йортлары ректорлары 11 сыйныф укучылары өчен 100дән артык планшет бүләк итте, алар нигездә авыл мәктәпләрендә укучылар.

 

https://tatar-inform.tatar

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев