Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы үзе өчен иң кадерле урынны атады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балачак белән бәйле күңелле хатирәләр уята торган республикадагы үзе өчен кадерле почмакны атады. «Татарстан тарихлары» проектында катнашучылар белән очрашуда ул шул хакта сөйләде.

 

«Минем өчен иң якын урын – мин дөньяга аваз салган җир. Ул Балык Бистәсе районындагы Яңа Арыш авылы янында урнашкан. Анда елга бер тапкыр кайтырга тырышам. Хәзер анда умарталык, урман, йортлар юк. Мондый кадерле урыннарның күп булуы аңлашыла да. Шул исәптән, мин үскән урын – Саба районының Лесхоз бистәсе дә күңелемә якын. Әмма туганым белән икебез дөньяга аваз салган урмандагы урын барысыннан да кадерлерәк», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук очрашуда катнашучыларга «Татарстан тарихлары» проектын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде. «Бездә республикадагы иң матур урыннарны пропагандалый, алар турында социаль челтәрләр ярдәмендә сөйли торган шундый актив яшьләрнең булуы бик яхшы. Безнең республикабыз бик матур бит. Бездә искиткеч табигать, икътисад үсеш кичерә, әмма иң мөһиме – аның кешеләре», - дип искәртте ул.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев