Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Самокатта хәрәкәт итүче малайны машина бәрдергән, ул комада ята

Кичә көндезге дүртенче яртылар тирәсендә Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспектындагы 109нчы йорт каршында җитди юл һәлакәте булган.

 

Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, якынча мәгълүматлар буенча, самокатта хәрәкәт итүче 8 яшьлек малай светофорның кызыл уты янган вакытта юл аркылы чыгарга уйлаган һәм шул чагында аны «Лада» автомобиле бәрдереп киткән.

Төрле тән җәрәхәтләре алган баланы хастаханәгә озатканнар, хәзер ул комада ята.

«Хөрмәтле ата-аналар! Юлда иминлек кагыйдәләрен үтәү турында балаларыгыз белән сөйләшегез! Юл аркылы чыгар алдыннан велосипедтан һәм самокаттан төшәргә кирәклеген аңлатыгыз! Аларның иминлеге – сезнең кулларда», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев