Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Татмедиа" генераль директоры Шамил Садыйков: "Без чыгарган китапларның 80 проценты инде сатылып беткән!"

Ттанылган язучы, тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиевнең “Казан утлары” журналы редакциясе һәм “Татмедиа” җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган “Кыргый атауга сәяхәт” китабын тәкъдим итү чарасы үтте.

 

Тәкъдим итү "Татмедиа" бинасында узды.

Ринат Мөхәммәидиевның “Сират күпере”, “Ак кыялар турында хыяллар”, “Кенәри – читлек кошы” һәм башка әсәрләрен укучылар бик яратып кабул иткән иде. Монысы да күңел түренә кереп урнашачагына шик юк. “Кыргый атауга сәяхәт” китабы – әлеге сериядәге китапларның унөченчесе.

– Мондый форматтагы китаплар чыгару киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. “Казан утлары” сериясе “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең зур ярдәме белән барлыкка килде. Ә Ринат Мөхәммәдиевнең үзенә килсәк, ул зур бүләкләр лауреаты булу белән бергә, 70-80 елларда татар прозасында үзгә бер эз салган һәм тулы бер юнәлешен булдырган әдипләрнең берсе, – диде әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов.

– “Казан утлары” журналы сериясеннән унөченче китапның чыгуы “татар китап укымый”, “татарның укырлык әсәрләре юк”, “татарның укырлык итеп иҗат итүче язучылары юк”, – дип әйтүче кара авызларга бик яхшы җавап. Күз алдына китерегез: кыска гына вакыт эчендә (ай саен бер китап чыгарып барабыз) шушы сериядәге утыз мең данә китап бастырдык. Шуның 80 проценты инде сатылып беткән! Кайнар сумсалар кебек очалар гына! Кайбер китаплар зур дефицитка әйләнде, - ди “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков.

" Бу, әлбәттә, татар милләтенең чын милләт булуын, аның укучы халкы булуын, яза белгән язучылары булуын тасвирлый торган проект. Бу проектның популярлыгы нәрсәдә? Беренчедән, җиңел, кечкенә – кулда тотарга, кесәгә салып йөрергә уңайлы формат. Икенчедән, “Казан утлары” журналы һәм аның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин тарафыннан сайлап ала белү таланты. Шушы китапларның авторлары арасында Ринат абыйның да булуы – безнең өчен зур дәрәҗә, – диде үз чыгышында  Шамил Садыйков.

 

Дамир Бәдриев фотосы

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/shamil-sadyykov-bez-chygargan-kitaplarny-80-protsenty-inde-satylyp-betkn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев