Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида кызлар мәчеттә ял итте

Балаларның каникулы җитсә, шәһәребезнең «Ихлас» мәчете тагын да җанланып китә. Язгы каникулда да мәчет каршында эшләп килүче "Сәлам" мөселман лагеры мәктәп яшендәге кызларны үзенә җыйды. Булат хәзрәт Раупов сүзләренә караганда "Сәлам" мөселман лагеры 2006 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә һәм ул ел әйләнәсендә дүрт тапкыр оештырыла икән. Мәсәлән, кышкы...

Балаларның каникулы җитсә, шәһәребезнең «Ихлас» мәчете тагын да җанланып китә. Язгы каникулда да мәчет каршында эшләп килүче "Сәлам" мөселман лагеры мәктәп яшендәге кызларны үзенә җыйды.

Булат хәзрәт Раупов сүзләренә караганда "Сәлам" мөселман лагеры 2006 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә һәм ул ел әйләнәсендә дүрт тапкыр оештырыла икән. Мәсәлән, кышкы каникулда бирегә малайлар гына йөргән булса, язгысында - кызлар өчен оештырганнар. Шулай ук җәйге ялларда да малайлар һәм кызлар өчен лагерьга йөрү мөмкинлеге каралган.

- Лагерьның төп максаты - әхлакый тәрбия бирү, балаларның көннәрен файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү. Бүгенге көндә ата-ана һәм мәктәп биргән тәрбия генә җитми. Шуңа күрә дә балаларыбызны кыек юлга тайпылдырмас өчен үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Аларга әдәп-әхлак нормаларын өйрәтәбез, дин тарихын, Коръәннең төп үзенчәлекләр аңлатырга тырышабыз, - ди Булат хәзрәт.

"Сәлам"гә беренче тапкыр килгәннәр дә, икенче-өченче тапкыр йөрүчеләр дә бар. Мәсәлән, апалы-сеңелле Сәлмә һәм Хәлимә Гыймрановалар, Ләйсән һәм Айсылу Сәйфуллиналар язын да, җәен дә бу лагерьдан калмый.

Унбер яшьлек Алия Гафиятуллина да бирегә өченче тапкыр килгән:

- Без беренче елны салат ясадык, хәтта чәк-чәктән матур итеп торт та пешергән идек. Вакытны бик күңелле үткәрәбез, - ди.

Зилә белән Әминә - Подлесныйдан, Рәмилә белән Ләйcән Тимәштән килеп йөриләр. Алар беренче генә килгәннәр. Бу лагерь турында кайдан белдегез соң дигән соравыма: "Заман сулышы"ыннан укып белдек, диделәр. "Бик тәмле ашаталар, укыйбыз да, уйныйбыз да, яңа дуслар да таптык, - дип дәррәү җавап бирделәр.

Бу юлы лагерьга егерме ике бала җыелган. Иң кечкенәләренә - Мәликә белән Айсылуга биш яшь, ә иң зурлары исә унбер-унике яшьлекләр.

Көннең беренче өлешендә ислам нигезләрен, Пәйгамбәрләр тарихын, гарәп графикасын өйрәнәләр, өйлә намазын да бергәләшеп укыйлар. Төштән соң күпчелек вакытларын төрле спорт, интеллектуаль уеннар уйнап үткәрә, мультфильмнар карый, кул эшләре белән шөгыльләнә.

Бу турыда тулырак "Заман сулышы"ның 30 март саныннан укыгыз.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев