Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үсмерләр нәрсә ярата?

Ә без аларны пицца һәм суши гына көтеп утыра дип уйлыйбыз.


 

 

Россия үсмерләре пицца, бургер һәм сушины гына түгел, өй ашларын һәм бәрәңгене дә ярата икән. Delivery Club һәм Aventica компанияләре үткәргән тикшеренүләр шуны ачыклаган.

Әйтик, үсмерләр иң яраткан ризыклары итеп пиццаны (35 процент), ролл һәм сушины (32 процент), шулай ук бургерларны (15 процент) атаган. Шул ук вакытта мәктәп укучыларының еш кына өй ризыкларына: аш һәм бәрәңгегә (10ар процент) өстенлек бирүе дә ачыкланган. Алар артыннан рейтингта ит, пилмән, фри бәрәңгесе һәм макарон килә.

Тикшеренүдә катнашучыларның күбесе (89 проценты) белем бирү учреждениеләрендә тукланулары турында әйткән. Шул ук вакытта аларның 31 проценты уку вакытында үзләрен ач итеп хис итүен, ә 42 проценты, киресенчә, тук тоюын әйткән.

Моннан тыш, респондентларның 22 проценты - мәктәп ризыгының ошамавын, ә 55 проценты аның сыйфатыннан канәгать булуын белдергән.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/smerlr-nrs-yarata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев