Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сочига турнирга килгән шахматчы кызны этләр талап үтергән

Балалар арасында шахмат буенча Русия беренчелегендә катнашырга килгән 12 яшьлек кызны этләр талап үтергән.

Моңа кадәр 12 яшьлек катнашучы һәлак булу сәбәпле, Русия Шахмат федерациясе турнирны вакытыннан алда туктатуны игълан итте. Турнир Краснодар краеның Сочи шәһәрендә Лоо микрорайонында уза.  

РЕН ТВ каналы белешмәсе буенча, шахматчы кызны этләр талый. Аның мәетен төзелеп бетмәгән йорт мәйданчыгында табалар. Якынча белешмә буенча, мәрхүмә кыз сукбай этне ашатырга маташа. Эт янында көчекләре дә була. Ана эт 12 яшьлек кызны талап бетерә, диелә бу хәбәрдә.

Краснодар крае прокуратурасы белешмәсе буенча, бала ябык территориягә койма аша узып кергән. 

Якынча белешмә буенча, кыз Сочига турнирга Саратов өлкәсеннән килгән. Буш вакытта ул урамга йөрергә чыга. Койма артында эт белән көчекләрне күрә, аларны ашату өчен койма аша узып керә. Шул чакта овчарка эт кызга ташлана һәм талап үтерә, диелә ведомство хәбәрендә.

Русия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачылу турында хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 26 апрельдә кич белән кыз бала Сочи шәһәренең Лоо микрорайонындагы Лучезарная урамында урнашкан участокка бара. Бу урын өч яктан гына койма белән әйләндереп алынган була. Биредә 50 яшьлек ир-ат овчарка токымлы зур этләр асрый. Территориядә махсус вольерлар булмый, этләр биредә караучысыз килеш, үзләре иректә йөри. 

Этләр кызга ташлана, аны имгәтеп бетерә. Урынга килгән табиблар баланың үлемен раслый, диелә хәбәрдә.

https://omet-rb.com/articles/kh-vef-kh-t-r/2022-04-27/sochiga-turnirga-kilg-n-shahmatchy-kyzny-etl-r-talap-terg-n-2786145 фото һәм мәгълүмат алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сочига турнирга килгән шахматчы кызны этләр талап үтергән