Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Соль-Илецк тозлы күлендә ял сезоны ачылды!

Ял итүчеләр өчен куанычлы хәбәр: Ырынбур өлкәсенең Соль-Илецк тозлы күлләрендә курорт сезоны ачылды. Ул Персиянов урамындагы керү төркеме янында узды, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте сайты.

Соль-Илецк шәһәр округы башлыгы Владимир Дубровин төбәктә яшәүчеләрне һәм кунакларны сәламләде.

- Атаклы тозлы күлләр - шәһәребезнең энҗе бөртеге. Без бүген курорт сезонына старт бирәбез. Уңайлы ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Шуңа күрә, безнең илнең күп кенә халкы Русия курортларыннан Соль-Илецкины ял итү урыны итеп сайлар һәм безгә бер генә тапкыр әйләнеп кайтмас дип өметләнәм. Без кунакларга шат! Соль-Илецк шәһәр-курортына рәхим итегез! Барыгызга да сәламәтлек, бәхетле ял телим! Бәйрәм белән! - диде ул.

«Солёные озёра» җәмгыяте директоры Виктор Доценко шәһәр округы хакимиятенә чараны үткәрүдә ярдәмләшкән һәм, гомумән, курорт эшендә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-06-20/sol-iletsk-tozly-k-lend-yal-sezony-achyldy-2848355

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев