Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль хезмәткәр Снежанна Горбунова: "Гаилә хәлен үз йөрәгең аша үткәрергә"

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне. Әлеге тармакта эшләүчеләр үзләрен башкаларның проблемаларын хәл итүгә багышлый

 


Лениногорск районында “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 100гә якын социаль хезмәткәр эшли. Снежанна Горбунова –гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсендә иң яшь белгеч. Ул социаль ярдәм хезмәте бүлегенә 2018 елда эшкә килә һәм үз урынымны таптым, ди.

“Безнең Снежанна яшь кенә хезмәткәр булуына карамастан, безнең үзәктә социаль хезмәт алучылар белән уртак тел таба белә. Кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә, килеп туган сорауларны да тизрәк хәл итү ягын карый”, - ди гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Шалдаева.

Снежанна Александровна кайгыртуында 90нан артык кеше, болар – гаиләле балалар һәм ялгыз яшәүчеләр. “Мин барлык юнәлешләр буенча да эшлим. Социаль яктан имин булмаган гаиләләргә Татарстанда гамәлгә ашырылучы социаль ярдәмне рәсмиләштерүдә булышам”, - дип сөйли ул.

Снежаннаның эше күп яклы һәм күп төрле. Ул социаль килешү нигезендә дәүләт ярдәмен рәсмиләштерүдә дә ярдәм күрсәтә. “Бирешмә” социаль программасын да гамәлгә ашыра, программа балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны профилактикалауга корылган.

“Мин, куратор буларак, законның икенче ягында торучы балаларга уку йортында статусны янәдән кайтарырга булышам. Якыннарының күз алдында реабилитацияләнергә, үз хокукларын һәм бурычларын белүдә дә ярдәм кирәк”, - ди Снежанна. Социаль хезмәткәрнең Лениногорск Мәшгульлек үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек алып барып, булачак һөнәрне сайлауда һәм шушы һөнәр буенча укуда булышлык күрсәтүен дә билгеләп үтәргә кирәк.

Белгечнең социаль эш буенча эшчәнлеге бик җаваплы. Чөнки авырлыклар кичергән төрле гаиләләр белән очрашырга, язмышларын үз күңеле аша үткәрергә туры килә аңа.

“Мин социаль хезмәткәр эшенә алынганмын икән, аны тиешле итеп башкарырга, үтәргә тырышам. Без, социаль эш буенча белгечләр, ярдәмчел, шәфкатьле, шул ук вакытта үз ниятләрендә һәм гамәлләрендә нык булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте ул.

 

Розалия Харисова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев