Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск авылларында бурычлылар бармы?

Авыл кешесе йортына су исәпләгеч куйдыргач, көндәлек мәшәкать белән яисә башка сәбәпләр-гә бәйле, су күрсәткечләрен ай азагында торак-коммуналь оешмаларга шалтыратып, хәбәр итәргә оныта. Аннары норматив буенча түләргә дип килгән кәгазьдәге сумманың үзенә тиешлесен генә түли, ә теге өлеш бурыч булып җыела бара. Шуннан аңлашылмаучанлык такилеп чыга, нәтиҗәдә, административ комиссиягә чакырыла....

Авыл кешесе йортына су исәпләгеч куйдыргач, көндәлек мәшәкать белән яисә башка сәбәпләр-гә бәйле, су күрсәткечләрен ай азагында торак-коммуналь оешмаларга шалтыратып, хәбәр итәргә оныта. Аннары норматив буенча түләргә дип килгән кәгазьдәге сумманың үзенә тиешлесен генә түли, ә теге өлеш бурыч булып җыела бара. Шуннан аңлашылмаучанлык такилеп чыга, нәтиҗәдә, административ комиссиягә чакырыла.

Ул көнне Зәй-Каратай авылында узган административ комиссиядә әнә шуңа охшашлы очраклар каралды. Комиссиянең авыл җирлегендә узуы уңай күренеш, чөнки шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Ялаков җитәкчелегендәге комиссиядә "АрхГрадСтройКонтроль" административ инспекция вәкилләре суга бурычлы булган авыл кешеләренә аңлату эше алып барды. Әле мондый җай кайчан килеп чыгар иде, вакытында ачыкламасаң, шактый күләмдә бурыч җыелуы да бар. Шулай ук монда "Вода района" җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Газизов катнашып, җайлап кына барысын да аңлатты.

Мәсәлән, бер гаилә суга исәпләгеч куйдырган, шулай эшләгәннән соң түләү кәгазендә "сибү өчен" дигән графа булырга тиеш түгел. Ләкин аларга килә торган квитанциядә "полив" өчен дә түләргә дип тиешле сумма күрсәтелә икән, нишләп алай соң ул дип аптырашта калган ирле-хатынлы. Алар, билгеле, исәпләгечтәге күрсәткеч буенча түләп бара, күрсәткечләрне дә квитанциягә генә язалар. Ильяс Газизов аңлатуынча, анда язарга түгел, ә ай азагында "Вода района" оешмасына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Әлеге гаиләгә су өчен түләү исәпләгеч буенча түгел, норматив буенча килгән, ди ул. Менә шуннан бурыч та килеп чыккан. Комиссия вәкилләре кабаттан исәп-хисап ясарга дигән карарга килде.

Авылдагы икенче бер абыйның үзенең коесы бар, ул шуннан файдалана. Тик бу хакта су белән тәэмин итүче оешма хәбәрдар түгел, шунлыктан квитанциядә "полив" өчен дигән графада суммасы күрсәтелә. "Мин бит аңардан кулланмыйм, үз коем бар", ди. Комиссия вәкилләре аның гаризасы нигезендә акт төзеп, сибү өчен кулланылучы суга түләтмәскә дип килештеләр, "Вода района" җитәкчесе дә бу хакта үз кәгазенә теркәп куйды.

Икенче берәү Зәй-Каратайда пропискада гына тора, яшәве шәһәрдә икән. Узган елның ике ае өчен генә суга түләнгән килеш тора, калганнарына 2 мең сумнан артык бурыч җыелган. "Су кирәкми миңа, коем бар", дисә дә, бурычы һавада эленеп калмый бит инде, өлешләп булса да түләргә килештеләр.

Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова әйтүенчә, бурычлылар белән эш алып барыла, аңлашылмаучанлык туган очракта, бергәләп киңәшләшәбез, һәр кешенең мөмкинлегенә карап, каты бәрелмичә, сөйләшүләр алып барабыз, ди.

Шулай ук бу көнне административ комиссия вәкилләре тарафыннан авыл җирлегенең төзекләндерү кагыйдәләре хакында да аңлату алып барылды. Йорт-җир территориясен карап, чиста, төзек килеш тотарга кирәклеген тагын бер кат искә төшерү кирәктер. Билгеле булганча, 1 апрельдә санитар чистарту икеайлыгы башлана. Әлбәттә, бу чорда административ инспекция вәкилләре авылларга да ешрак сәфәргә чыгар. Күңелсезлек һәм штраф көтеп тормасын өчен урам якта, капка төбендә өелеп торган төзелеш материаллары турында алдан кайгыртып куярга кирәк. Комиссия вәкилләре әйтүенчә, авылда төзекләндерү кагыйдәсен бозу очрагының еш күзәтелгәне - малларны рөхсәтсез гомум куллану территориясендә йөртү, ягъни, мәсәлән, кәҗә яки сарык урамда яисә кыр мәйданнарында яки бөтенләй авылның үзәгендә административ бина, мәдәният йорты тирәсендә (авт. андыйлар да бик күп) йөри икән, шул чакта контрольлек итүче оешма килеп чыгып, беркетмә язачаклары көн кебек ачык. Ә аның нәтиҗәсе - штраф, 2 меңнән алып 5 мең сумга кадәр.

Розалия МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев