Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь

Күңел күтәренке бүген, Нәрсәдә икән хикмәт Ураза гаете бүген Иман китмәгән димәк. Яше-карты болыты белән Мәчетләргә агыла Кояш бүген иртә торган Шуңа күзләр чагыла... Сәдакалар өләшенгән, Таратылган хәерләр Тыелганыннан тыелып Узсын иде гомерләр. Һәрбер өйдә коймак пешкән, Чакыра хәләл табын. Бу бәйрәмдә табу мөмкин Җаннарның тыныч чагын. Диннең бар һәм...

Күңел күтәренке бүген,
Нәрсәдә икән хикмәт
Ураза гаете бүген
Иман китмәгән димәк.
Яше-карты болыты белән
Мәчетләргә агыла
Кояш бүген иртә торган
Шуңа күзләр чагыла...
Сәдакалар өләшенгән,
Таратылган хәерләр
Тыелганыннан тыелып
Узсын иде гомерләр.
Һәрбер өйдә коймак пешкән,
Чакыра хәләл табын.
Бу бәйрәмдә табу мөмкин
Җаннарның тыныч чагын.
Диннең бар һәм бер икәнен
Барыбызга аңлар чак.
Биш фарызны үтәгәнгә
Яктылык ачылачак!
Якыннарга якынайсак
Юлыбыз булыр туры
Кара төндә юл күрсәтә
Илаһи Ислам нуры.
Шөкер дияргә онытмыйк,
Өстәлдә күмәч-икмәк.
Гает намазы укыйбыз
Иман китмәгән димәк.
Т.Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X