Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ташламалы ипотеканы 2021 елның уртасына кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр

Россиядә яшәүчеләргә һәм төзелеш тармагына ярдәм итү программасының срогы 2020 елның 1 ноябрендә тәмамланырга тиеш иде.

 

Россия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека программасын (6,5 процент) киләсе ел уртасына кадәр озайтырга тәкъдим итте.

«Төзелеш тармагына һәм гражданнарга ярдәм чараларының берсе — 6,5 процентлы ташламалы ипотека. Ул бездә 1 ноябрьдә тәмамлана. Икътисад торгызылып килсә дә вазгыять катлаулы, шуңа да карамастан, кешеләргә һәм икътисадның кайбер тармакларына да авыррак. Шул исәптән төзелеш өлкәсенә дә. Әйдәгез, бу ташламаны киләсе елның уртасына кадәр булса да озайтыйк», – дип мөрәҗәгать итте Путин Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга.

Мишустин, үз чиратында, программаның кризиска каршы иң уңышлы чараларның берсе булуын әйтте. 630 млрд сумлык 220 меңнән артык кредит бирелгән. Программага яңа төзелешләргә барлык кредитларның 90 проценты туры килә, дип белдерде премьер.

«Без ташламалы ипотека ставкасы программасын киләсе елның 1 июленә кадәр озайту карарын хуплыйбыз», – дип йомгаклады Мишустин.

Шушы көннәрдә Россия Финанс министрлыгы яңа төзелешләрдә 6,5 процентлы ташламалы ипотеканы озайтырга тәкъдим итте. Ставка бөтен кредит срогына, 30 елга кадәр тәшкил итә ала. Җәй көне ташламалы ипотека буенча кредит суммасы 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр, ә 8 миллионнан 12 миллион сумга кадәр арттырылган.


Фото: pixabay.com/

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/14-10-2020/putin-tashlamaly-ipotekany-2021-elny-urtasyna-kad-r-ozaytyrga-t-k-dim-itte-5778741

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев