Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Татар-информ": Лениногорск башлыгы элмә такталарның татарча язылуына игътибар артуы турында әйтте

Районда бу юнәлештәге эшне барлык урам исемнәрен татарчага тәрҗемә итүдән башлаганнар.

Лениногорскида элмә такталарның ике телдә дә язылуына игътибар арткан. Эшне урам исемнәрен татарчага тәрҗемә итүдән башлаганнар. Бу хакта район башлыгы Рәгать Хөсәенов «Татмедиа»ның Кама аръягындагы филиаллары журналистлары белән очрашуда әйтте. 

Журналистлар башлыкка сәүдә үзәкләрендә татар телендәге элмә такталарның аз булуы һәм татарча язылганнарының да хаталы килеш эленүе турында әйтеп, бу мәсьәләгә игътибарны арттыруларын сорады.

Рәгать Хөсәенов әлеге сорауның башкарма комитет тарафыннан контрольдә тотылуын белдерде. 

«Сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре белән җыелышлар уздырганда Татарстанда ике тел булуын гел әйтәм. Элмә такталарны ике телдә язарга кушам. Кайберләре азрак селкенә башлый. Күп кенә сату оешмаларының хуҗалары башка шәһәрдә яши, ә ярдәмчеләре кул гына селти. Башкарма комитет әлеге эшләрне тәртипкә сала башлады. Башта урам исемнәрен татарчага тәрҗемә итеп чыктык. Алайса барысы да бер генә телдә язылган иде», — диде башлык.  

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X