Татарстан синоптиклары янә яшен һәм көчле җил турында кисәтә Бүген, 30 июньдә, Татарстанда тагын һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, җил төньяк-көнбатыштан. Көндез урыны белән, Казанны да кертеп, яшенле яңгырлар көтелә.
Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Яшен вакытында ул 15-20 метрга кадәр көчәйәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Көндезге сәгатьләрдә һава 17-22 градуска кадәр җылытыла (Казанда - +20, +22).
https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-sinoptiklary-yasen-ham-kocle-il-turynda-kisata-5856713
https://photo.tatar-inform.ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз