Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 43 мең яшь сайлаучы Дәүләт Думасына сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирәчәк

2026 елда 43 мең яшь татарстанлы беренче тапкыр тавыш бирәчәк.

Бу хакта Казанда «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәген ачу тантанасында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Ул Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалы студенты Әдилә Миназовага сайлауларга шәхси чакыру кәгазен тапшырды. Яшьләр сәясәт белән белем бирү, сәламәтлек саклау һәм эш белән тәэмин итү сыйфаты аша кызыксына, дип ассызыклады Кондратьев.

«Сайлаулар белән кызыксыныгыз! Сәясәт белән һәм үзегезнең, булачак балаларыгызның тормышы бәйле булган бөтен нәрсә белән кызыксыныгыз», – диде Кондратьев, «Татар-информ»ның яшь сайлаучыларга нинди киңәшләр бирә аласыз, дигән соравына җавап итеп.

Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлау 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр узачак. Бу көннәрдә яшь сайлаучылар үзләренең конституцион хокукларын беренче тапкыр гамәлгә ашыра алачак.

 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев