Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты нигезендә 600 гектарда урман торгызылды

Ел башыннан алып 20 апрельгә кадәр Татарстанда урманнарны торгызу эшләре 611 гектар мәйданда башкарылган. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Шул исәптән урман культуралары 592,4 гектар мәйданда утыртылды, 18,6 гектарда урман үрчетү бара», – диделәр ведомствода.

Татарстан урман хуҗалыгы белгечләре башка эшләр дә белән дә мәшгуль. 480,7 гектарда чокыр-балка урман утыртмалары эшләнгән, өстәмә урман культуралары 465 гектарда утыртылган, ә урман питомникларында 1,35 гектар мәйданда орлык чәчелгән.

  •     «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының төп максаты - 2024 елга урманнарны чистарту, файдалану һәм яңадан торгызу балансын 100 процентка тәэмин итү. Эшләр «Экология» илкүләм проекты кысаларында Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән үткәрелә.

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев