Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

Чараларны турыдан-туры трансляциядән карап булачак.

Ел саен 26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәм ай дәвамында Татарстанның муниципаль районнарында һәм башкалада истәлекле чаралар һәм тантаналар уза.

Казанда алар, гадәттәгечә, Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана, ә шагыйрь һәйкәле янында Татар опера һәм балет академия театры янында казанлыларны һәм башкала кунакларын 13.00-15.00 дә шигърият бәйрәменә көтәчәкләр.

Шәһәр үзәгендә «Мин татарча сөйләшәм” акциясе узачак.

Шулай ук бу көнне  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителәчәк. Ул Татарстан Президенты катнашында уза торган концерт кысаларында узачак . Быел премиягә 19 кандидат тәкъдим ителде.

 «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалы шигърият бәйрәменнән һәм премия тапшыру тантанасыннан турыдан-туры трансляция алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукайга 136 ел