Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын биш яңа очрагы теркәлде

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын биш яңа очрагы теркәлде. Инфекция эләктергән кешеләрнең барысы да чит илдән кайткан. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

 

«Гражданнар Швейцария һәм Италиядән кайтты. Аларның барысы да моңа кадәр өйдә карантинда медицина күзәтүе астында булган», - диде Галимова.

«Пациентларның хәле канәгатьләнерлек, температуралары юк», - дип өстәде ул.

Роспотребнадзор мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә Россиянең 73 төбәгендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 2337 очрагы теркәлгән. 121 кеше терелгән. Татарстанда 19 очрак теркәлгән, бер пациент хастаханәдән чыгарылган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X