Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа дулкынына әзерләнәләр

Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа дулкынына әзерлек эшләре бара. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Тәҗрибә күрсәткәнчә, әгәр теге яки бу дәүләттә яңа дулкын күзәтелә икән, аның безгә дә килүен көтәргә кирәк», - дип искәртте спикер.

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, коронавирусның яңа дулкыны май ахыры – июнь башында ук килер дип көтелә.

«Сәламәтлек саклау системасы тиешле чаралар күрә, дару запаслары, чумага каршы костюмнар әзерләнә. Коронавирус йоктырган пациентларга ярдәм күрсәтүдән туктаган медицина учреждениеләре, ихтыяҗ булса, өч тәүлек эчендә янә Covid-пациентларны кабул итәргә әзер», - диде  Жаворонков.

Әлегә дөньяда хакимлек иткән яңа штаммнар турында бик аз билгеле. Ул бик йогышлы дигән мәгълүматлар гына бар.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, коронавирусның авыр формада узуыннан саклану өчен үз вакытында прививка (шул исәптән, ревакцинация) ясатырга кирәк.

http:// https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-koronavirus-infekciyasenen-yana-dulkynyna-azerlanalar-5853899

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа дулкынына әзерләнәләр