Татарстанда санкцияләр шартларында эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен кайнар линияләр эшли
Татарстан Прокуратурасы һәм Милли банк эшкуарлардан мөрәҗәгатьләр кабул итә.
Алар күзәтчелек һәм контроль органнарының эшкуарларга карата үткәрелә торган чаралары турында хәбәрләрне ала. Шулай ук эшмәкәрләр кредит оешмалары гамәлләре белән бәйле мөрәҗәгатьләр калдыра ала.
Татарстанда 8(843) 291-18-81, 8(843) 291-19-25, 8(843) 291-18-23 телефон номерлары аша күзәтчелек ведомствосы белгеченнән консультация алырга яки хокук бозулар турында хәбәр итәргә мөмкин. Кайнар линияләр тәүлек буе эшли.
Россия Банкында да гражданнар өчен дә, эшмәкәрләр өчен дә кайнар линия эшли. Элемтә үзәгенең телефоннары - 8 800 300-30-00 (Россия төбәкләреннән шалтырату өчен бушлай) һәм 300 (кәрәзле оператор абонентлары өчен бушлай).
Финанс продуктлары һәм хезмәтләре турындагы мәсьәләләр буенча Россия Банкы белгечләре белән шулай ук «ЦБ онлайн» кушымтасында да элемтәгә керергә мөмкин. Чаттагы операторлар катлаулы ситуациядә алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген киңәш итә.
Әгәр гражданнар яки юридик зат теләсә нинди финанс оешмасы аларның хокукларын боза дип саный икән, Россия Банкының рәсми сайтында интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать калдырып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев