Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида да яшенле, бозлы яңгыр көтелә

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.

Республика территориясендә яшенле, бозлы, яңгыр, көчле җил көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә искәртүләренчә, һава торышы начар вакытта юлларда су җыелырга мөмкин, алар аркасында хәрәкәт акрынаю һәм юл-транспорт һәлакәтләре чыгу ихтималы бар. Шулай ук агачлар аварга, электр линияләре өзелергә, бина түбәләре, реклама конструкцияләре җимерелергә мөмкин. Һава торышы начар булган вакытта яшен үткәргечләр белән җиһазландырылмаган объектларны яшен сугарга мөмкин.

Шуңа бәйле рәвештә, урамда йорт кәрнизләреннән, реклама такталарыннан, электр тапшыру линияләреннән ераграк урында булыгыз. Нык булмаган корылмалар һәм иске агачлар янында тормагыз, алар янында машиналарыгызны калдырмагыз.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-yashenle-bozly-yagyr-ktel

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев