Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида янгынга каршы махсус режим кертелә

Татарстанда 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.

Бу хакта  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары — күзәтчелек һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Сергей Сергеев хәбәр итте.

«Коры чирәм, чүп янып китүгә юл куймау, табигый янгыннарны киметү максатыннан, торак пунктларны янгыннан саклау буенча аерым режим кертү турында Татарстан Министрлар Кабинеты карары кабул ителде», — диде ул.

«Махсус режим чорында республика территориясендә учак кабызу, коры чирәм яндыру тыела. Шулай ук, урман янгыннары чыгу куркынычы зур булган торак пунктларда, бакчачылык биләмәләрендә, урманнар белән чиктәш булган ял итү урыннарында ачык утта ризык кыздырырга, пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый», — дип кисәтте Сергей Сергеев.

Янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар ике тапкыр арта.

Гражданнарга ике мең сумнан алып дүрт мең сумга кадәр, вазифаи затларга унбиш мең сумнан утыз мең сумга кадәр, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче гражданнарга утыз мең сумнан кырык мең сумга кадәр, юридик затларга ике йөз мең сумнан дүрт йөз мең сумга кадәр күләмдә административ җаваплылык каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев