Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы авылында йорт яннарын бизиләр

Түбән Чыршылы авылында Яңа елга әзерлек баруы турында язган идек. Менә тагын бер уңганнар турында язабыз.

Дания апа һәм Рамил абыйлар гаиләсе йорт янында сокландыргыч матурлык тудырганнар. Койма буенда кардан фигуралар тора. Йортның тышыкы ягында җем-җем итеп гирляндалар яна, төрле утлар балкый.

Дания апа әйтүенчә, ел саен шулай Яңа елны бизәп каршы алалар.
-    Кардан фигураларны икенче тапкыр ясарга туры килде. Яңгырлы кар явып кар бабайларны бозды, яңадан ясап куярга туры килде. Яктырткычларны, утларны тормыш иптәшем куйды, - ди Дания апа.

Менә шундый уңганнар, матурлык яратучы бу гаилә.

Башка авылларда бизиләрме? Фотолар салыгыз безгә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев