Заман сулышы

Түбән Чыршылыда яшәүче Закирә апага 80 тулды

Түбән Чыршылыда яшәүче Закирә апа Гыйләҗева апрель башында 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул сугыш алдыннан туган, ачлык-ялангычлыкны күргән. Шактый  авырлыклар аша үтсә дә, ул бик кешелекле, ачык күңелле кеше. 
Аңа һәр көнне социаль хезмәткәр Рәмзия Хәлфиева килеп йөри, ярдәм итә. Алар беренче көннән үк дуслашып киттеләр, әле менә юбилее алдыннан да күршеләрен чакырып, чәй табыны артында сөйләшеп утырдылар. Рәмзия бәлеш пешерде, салатлар ясады, кунакка килүчеләр үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Закирә апа аларның һәрберсенә рәхмәтләрен җиткерде.


ГАУСО "КЦСОН "Исток-Башлангыч"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: