Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Камада урманда кеше аяклары тапканнар

Түбән Кама урманында, кеше башын тапкан урыннан ерак түгел, кеше аяклары табылган. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

 

«Элек Кызыл Чишмә бистәсенә илтүче юлдан 20 метр ераклыкта билгесез ир-атның җәсәдләре табылган иде. Хәзерге вакытта суд-геном экспертизалары билгеләнгән, алар нәтиҗәсе буенча табылган сөякләрнең бер үк кешенекеме икәнлеге ачыкланачак», — диде Эльвира Газизова.

Якынча мәгълүматларга караганда, ир-атның үлеме быел 1-23 март аралыгында булган. Һәлак булучының фотороботы төзелгән, шулай ук суд-медицина экспертизалары үткәрелгән. Ир-ат 30 - 50 яшь тирәсендә булган, чәче дүрт сантиметрга кадәр озынлыкта, бераз агару билгеләре белән кара-көрән төстә.

Элегрәк «Татар-информ» 23 март иртәсендә Түбән Кама урманында пакетка төрелгән кеше башы табуларын хәбәр иткән иде. Кызыл Чишмә бистәсе тирәсендәге табылдыкка шуннан үтеп баручы кеше юлыккан.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X