Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тележурналист Сергей Брилев ТАССРның 100 еллыгына Татарстан турындагы фильмны тәкъдим итә

Тележурналист Сергей Брилев Татарстанның 100 еллык юбилеена багышланган «Волга, Кама и притоки» фильмын тәкъдим итәчәк. Премьера бу ялларда Россия-24 телеканалында күрсәтелә.

 

Проект геройлары — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президентның ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова, шулай ук тарихчылар, табиблар, банкирлар һәм завод эшчеләре.

Алар Татарстанның үткәне һәм бүгенгесе, халыкара вакыйгалар уза торган, махсус икътисади зоналар һәм сәнәгать гигантлары урнашкан алдынгы төбәк статусына ирешү өчен үткән юлы турында сөйли.

Кино Казан, Чаллы, Зөя, Мөслим, Кама Тамагында төшерелгән.

Фильм 29 августта 12.00 һәм 22.00 сәгатьтә, ә Республика көнендә, 30 августта, 9.00, 14.00 һәм 19.00 сәгатьтә күрсәтелә.

 

 https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев