Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тикшерү комитеты социаль челтәрләрдә теркәлү тәртибен үзгәртергә тәкъдим итте

Тикшерү комитеты социаль челтәрләрдә теркәлү тәртибен үзгәртергә кирәк дип саный.

Бүгенге көндә социаль челтәрләрдән файдаланучылар тыелган контентны нәтиҗәле рәвештә блокировкалау өчен җитәрлек дәрәҗәдә җентекле идентификация узмый, дип белдерде ведомство рәисе урынбасары Елена Леоненко. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бүгенге көндә бездә социаль челтәрләрдә теркәлүнең яңа тәртибен булдыру турындагы мәсьәлә ачык кала. Безнең карашыбызча, социаль челтәрләрдән файдаланучыларны идентификацияләүнең хәзерге системасы тыелган контент таратучыларга каршы җавап бирүдә һәрвакытта да заманча һәм нәтиҗәле саклык чаралары кулланырга, шулай ук балигъ булмаган балаларның мондый контентны куллануын кисәтергә мөмкинлек бирми», - дип искәртте ул.

Леоненко искәрткәнчә, сыйфатлы мониторинг һәм тыелган мәгълүматны блокировкалау төп факторлар булып тора.

Узган ел Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) социаль челтәрләрдә паспорт һ.б. шәхси мәгълүматларны кертеп теркәлүне күздә тоткан боерык проекты тәкъдим иткән иде. Дөрес, мондый мәгълүматлар сорау артык эш дип санап, ведомство соңрак бу идеядән баш тартты.

 

 https://tatar-inform.tatar

https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев