Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәш авылында булган янгынның сәбәпләре ачыкланды

Күптән түгел Лениногорск районы Тимәш авылының Киров урамында янгын булды.

Без бу хакта язып чыккан идек инде. 

66 нчы янгын сүндерү бүлеге начальнигы урынбасары, эчке хезмәт майоры Илья Шагиев хәбәр иткәнчә, 11 июльдә  Тимәш авылында булган янгынның беренчел сәбәбе электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу булган.

Исегезгә төшерәбез, Киров урамы, 14 нче йорт адресы буенча янгын турында хәбәр 13 сәгать 12 минутта килә, ут 14 сәгать 33 минутта сүндерелә. 

Кызганыч, янгында хуҗаларның барлык терлекләре: тавыклар, сарыклар, дуңгызлар һәлак була. Бер кәҗәне генә коткарып кала алганнар. 

Җимерелгән күчемсез милекнең мәйданы 300 м2 тәшкил иткән. 

Җирле халык янгын сүндерүчеләргә ут белән камап алынган сарайларны ачуда, аннан мототранспорт, велосипедларны алып чыгуда ярдәм иткән. Өч шартлау да булган: газ баллоннары шартлаган.

Фото: Дмитрий Ванюков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев