Тимәш авылының Киров урамындагы бер йорт сарае янып, мал-туарлар да янып үлгәннәр .
Янгын булган урынга янгын сүндерү хезмәткәрләре, электр челтәрләре белгечләре һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килгән. Кызганыч, янгында хуҗаларның барлык терлекләре: тавыклар, сарыклар, дуңгызлар һәлак була. Бер кәҗәне генә коткарып кала алганнар.
Янгынның сәбәбе ачыклана. Тирә-як күршеләр әйтүенчә, янгын вакытында хуҗалар өйдә булмаган.
Янгынның сәбәбе соңрак билгеле булачак. Янгын сүндерү хезмәтеннән мәгълүмат булу белән хәбәр итәрбез. Безнең сайтны карап барыгыз.
Фото: шаһитлардан.


Нет комментариев