Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТОСС әниләре бергәләшеп ял итте (ФОТОлар)

Әниләр көне уңаеннан 7нче һәм 11нче ТОСС микрорайоннарында яшәүче актив һәм күпбалалы әниләр бәйрәмгә җыелды.

Әлеге чара "ЛОГОС" психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә узды. Кунакларны үзәк директоры Ольга Ященко сәламләп, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Бирегә килгән әниләр белән психологлар тренинг үткәрде, киеренкелекне бетерүгә юнәлтелгән уеннар уйнады, хәтта рәсем дә ясадылар.

Җирле администрация исеменнән әниләрне бәйрәм белән ТОСС рәисе урынбасарлары Лиана Габидулина һәм Зилә Мөдәрисова котлады, бүләкләр тапшырды.

Волонтёрлар катнашында әзерләнгән концерт кичәгә ямь өстәде. Чара чәй табыны артында дәвам итте.

 фото: Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев