Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Мәгариф министры кайсы очракта укытучылар битлек кияргә тиешлеген аңлатты

Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, уку елы башлангач, кайсы очракта укытучылар битлек кияргә тиешлеген аңлатты.

 

«Санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында чикләүләрнең кайсы гына этабы булмасын, артык саклану беркайчан комачауламаячак, ләкин мәҗбүри таләпләргә килгәндә, класста күмәк дәрестә укучылар, укытучыларга да битлек кирәкми. Укытучы бала белән шәхси дәрес вакытында битлек кияргә тиеш», — диде министр.

Рафис Борһанов мәктәптә өлкәннәр үзара аралашканда битлектән йөрергә тиешлеген искәртте. Укытучылар бүлмәсендә, әти-әниләр белән сөйләшкәндә дә укытучы битлек кияргә тиеш булачак. Шулай ук, азык-төлек блогы хезмәткәрләре гел битлектә, перчаткаларда булырга тиешлеген әйтте.

«Сентябрь башында барысы да аңлаешлы, ачык булачак. Без кайчак артыгын хафаланабыз, хәер, әти-әнинең борчылуы аңлашыла инде». — дип белдерде министр.

 

  https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев