Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төркия һәм Һиндстаннан Казанга кайтучылар коронавируска тикшерелә

Кичә кич һәм бүген төнлә Төркия һәм Һиндстаннан Казанга кайткан кешеләргә медицина тикшерүе уздырыла, алар коронавируска тикшерелә. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

 

Кичке 18.00 тирәсендә Анталия-Казан рейсы белән 122 кеше кайткан, 93 олы кеше, 29 балигъ булмаган бала. 58 кеше — Татарстан халкы. Төнлә Гоа-Казан рейсы белән 171 пассажир кайткан, 154 олы, 17 балигъ булмаган бала. 61 Татарстан кешесе, шул исәптән 34е Казаннан.

«Бортта Россиянең башка төбәкләреннән — Башкорстан, Самара, Ульяновск, Удмуртия, Марий Элдан булган кешеләрнең бер өлешен үз төбәкләренә алып киттеләр», — диде Лилия Галимова.

Ул барлык бортларда Роспотребнадзор хезмәткәрләре пассажирларның температурасын үлчәгәннәрен, аннары «Ливадия», Васильевский санаторийларына обсервациягә җибәргәннәрен әйтте. Васильевский санаториенда 171 кеше, 24 кеше балигъ булмаган балалар.

«Хәзерге вакытта килгән 171 кеше медицина тикшерүе уза — анализ алына, температуралары үлчәнә. Алар, шулай ук, ике атналык карантин узачак. Алар табибларның тәүлеклек медицина күзәтүендә», — диде Лилия Галимова.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев