Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төркиядә 2019 елда Россиягә визаны бетерерләр дип өметләнәләр

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Төркия сәүдә министры урынбасары Фатих Метин киләсе елда Россия һәм Төркия арасында виза режимы бетереләчәгенә өметләнүен әйткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

Метин 2018 елда Төркиядә алты миллион Россия туристы булганлыгын, ә алга таба әлеге санның тагын да артачагын җиткергән.

"2019 ел Россия һәм Төркия мәдәнияте һәм туризмы елы дип игълан ителде. Мин ышанам, ул елда визалар бетерелер, аннан Төркия туристлары да Россиягә килә башлар", — дигән Метин Мәскәүдә узган "Россия - Төркия эшлекле багланышларының яңа эрасы" бизнес-форумы пленар утырышы барышында.

Августта Россия Тышкы Эшләр министры Сергей Лавров Россиянең төрек гражданнарының аерым категориясе өчен үзара аңлашу нигезендә юл йөрү режимын гадиләштерү турында сөйләшүләргә әзер булуын раслады.

Россия – Төркия багланышлары, 2015 елның ноябрендә Төркия хәрбиләре Сириядә Россия Су-24 бомбардировщигын бәреп төшергәннән соң барлыкка килгән кризисны җиңеп, интенсив үсеш кичерә.

Ул чакта Россия Төркия гражданнары өчен виза режимы керткән иде.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/12/174989/

 

pixabay.com/ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X