Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәслимә Рафикова: Яраткан эшем, якыннарым көч-дәрт бирә

Сүзем тормышта үз урынын тапкан, максатына ирешү юлында көчен дә, тырышлыгын да кызганмаган шәһәрдәшебез Тәслимә Һади кызы Рафикова турында. Шәһәр һәм районда аны белмәгән кеше сирәктер. Зур тәҗрибә туплаган грамоталы белгеч, кыю һәм энергияле, жор телле, үз халкын өзелеп яратучы милләтпәрвәр ханым. Бүген дә алга карап, яңа идеяләр белән янып...

Сүзем тормышта үз урынын тапкан, максатына ирешү юлында көчен дә, тырышлыгын да кызганмаган шәһәрдәшебез Тәслимә Һади кызы Рафикова турында.
Шәһәр һәм районда аны белмәгән кеше сирәктер. Зур тәҗрибә туплаган грамоталы белгеч, кыю һәм энергияле, жор телле, үз халкын өзелеп яратучы милләтпәрвәр ханым. Бүген дә алга карап, яңа идеяләр белән янып яши. 2017 елдан шәһәребездәге "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасын җитәкләү эшенә дә ныклап кереште.
Татар халкының бер әйтемендә "Оясында ни күрсә, очканда шул булыр", дигән сүзләр бар. Тәслимә ханым да Зәй-Каратай авылында бик тырыш, эш сөючән, тату һәм ярдәмчел гаиләдә үсә.
Әтисе Һади Әхмәтшин беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. Батырлыгы өчен аңа генерал Алексей Брусилов "Георгия кресты" тапшырган булган хәтта. 62 яшендә дүрт бала белән тол калган ир, икенче тапкыр өч балалы хатын Мәмдүха Галимовага (Тәслимә апаның әнисе) өйләнә. Шулай итеп, җиде балалы гаиләне түгәрәкләндереп тагын ике кыз - Асия һәм Тәслимә туа.
Ишле гаилә матур гына яшәп ятканда, гаилә башлыгы вафат була. Ул вакытта кечкенә Тәслимәгә нибары 2 яшь тә 8 ай гына була. Кечкенә булуына карамастан, әтисенең "Минем кечкенә кызчыгым", дип иркәләп, башыннан сыйпаганнарын әле дә сагынып сөйли.
Мәктәптә укыган елларыннан ук аң-белемгә, мәдәният-сәнгатькә тартыла, активлык күрсәтә. Беренче укытучысы - Газизҗан Әкбәров, рус теле укытучысы Лилия Баталованы олы ихтирам белән искә ала.
-​ Мине язарга, укырга өйрәткән укытучыларыма тирән белем биргәннәре өчен гомер буе рәхмәт укыйм, - ди ул.
Җиденче сыйныфта укыганда аларның "Җиде кыз" бию ансамбле Казан шәһәрендә чыгыш ясап, лауреат исемен яулый. Чыгышларын хәтта телевизордан күрсәтәләр. Җыр-биюгә булган сәләте һәм мәхәббәте аны Алабуга шәһәренең мәдәният училищесына алып килә. Аны уңышлы гына тәмамлаганнан соң, туган авылына - Зәй-Каратайга эшләргә кайта. Яшь белгечне мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр. Анда гөрләп эшләгән еллары, ул уздырган кичәләр онытылмаслык якты хатирә булып әле дә күңелендә саклана аның.
Һәр эшкә бөтен җаны-тәне белән, бөтен батырлыгы белән алына торган күркәм зат булуы белән беррәттән, матур итеп җыр башкаруы да күпләрнең күңелен җәлеп итә. Биш яшендә сәхнәгә чыккан Тәслимә ханым үзенең "Кәккүк" җыры башкаруын яхшы хәтерли. Сәхнә белән бәйле бер кызык хәлне дә искә алып узды.
-​ Берсендә сәхнәгә чыккач, җырдагы өченче куплетның сүзләрен оныттым. Янымда басып торучы гармунчы Газимҗан абый Миңнегуловка карап әкрен генә: " Җырдагы соңгы куплетны искә төшерә алмыйм", - ди. "Җырның беренче куплетын һәм кушымтасын яңадан җырларсың", - дип күз кыса үзенә баянчы.
Җырчы кыз югалып калмый, кыен хәлдән чыгу җаен шулай таба. Баянчы Нәфис абый Ихсановны да бары тик ихтирам, зур хөрмәт белән искә ала. Алар белән әле дә аралашып,сәхнәләрдә очрашып яшиләр.
Шул ук авылда туып-үскән Сирин уңган-булган моңлы җырчы, тәккәбер Тәслимәгә шушы сыйфатларны күздә тотып гашыйк булгандыр, мөгаен. 1973 елның март енда уртак тормыш коралар. 1975 елда яшь гаилә Лениногорскига яшәргә күченә. Бәхет өстенә бәхет өстәп, бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре - уллары Альфред белән кызлары Гөлнара дөньяга аваз сала. Бик күпләргә үрнәк булган Рафиковлар гаиләсе килеп туган мәсьләләләрне бергә чишеп, кулга-кул, иңне-иңгә куеп аңлашып яши. Күптән түгел алар сапфир туйларын да билгеләп үткән.
- Гомерем буе кешеләр арасында кайнадым, аларны яраттым, иҗат-мәдәниятне үз иттем. Яраткан эшем, янәшәмдә мине аңлаучы тормышым иптәшем, балаларым, туганнарым, дусларым булу миңа көч-дәрт бирә, - ди ул.
Бөтен барлыгы белән кешеләргә хезмәт иткән батыр һәм мактауга лаек булган ханым шәһәребезнең 15 нче, 24 нче балалар бакчасында егерме елдан артык тәрбияче вазифасын башкара. Аннан яңадан мәдәният өлкәсенә кайтып, балалар китапханәсендә китапханәче булып эшли. Үзәк китапханәнең милли- әдәби бүлегендә эшләвенә дә 20 елдан артык вакыт узган.
Тормышның һәр мизгелендә гел матурлык тудырып яши белүче һәм тирә-юньдәгеләргә дә бары тик яхшылык, изгелек өләшүче Тәслимә Рафиковага юбилее уңаеннан ихластан бәрәкәтле озын гомер, сәламәтлек, иминлек, бихисап шатлык-куанычлар телибез.
Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев