Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туй бүләге – буш тартма (Тормыштан алынды)

Көтелмәгән яңалыктан күз аллары караңгыланып киткән Алсинәнең саф һавага чыккач та башы әйләнде. Бер белмәгән-күрмәгән хатынның әйткән сүзләреннән соң, озак тынычлана алмыйча төрлесен уйлады. Нәзирә ханымның әйткән сүзләре чынлап та дөрес микән? Буш тартма- буш тормышны аңлатканмы? - дип юләр кеше сыман үз-үзе белән сөйләшеп утырды. Заяга узган гомерен, үзен,...

Көтелмәгән яңалыктан күз аллары караңгыланып киткән Алсинәнең саф һавага чыккач та башы әйләнде. Бер белмәгән-күрмәгән хатынның әйткән сүзләреннән соң, озак тынычлана алмыйча төрлесен уйлады.
Нәзирә ханымның әйткән сүзләре чынлап та дөрес микән? Буш тартма- буш тормышны аңлатканмы? - дип юләр кеше сыман үз-үзе белән сөйләшеп утырды. Заяга узган гомерен, үзен, элеккеге ирен, улын кызганудан йөрәге сыкрады, күңеле елады.
Утыз биш яшендә генә кияүгә чыккан Алсинә ире белән яшәп китә алмады. Югыйсә, бөтен дөньяны шаулатып матур һәм зур туйлар да уздырганнар иде. Барысы да матур булды: ак туй күлмәге, ак фата һәм ак теләкләр. Авылга килен булып төшкән яшь кәләшне Рәсимнең әнисе дә, барлык туганнары да үз итеп каршы алды. Бөтен йоласына туры китереп, йомшак мендәргә басты, бал-май да капты. Ә көянтә-чиләкләр асып, көлә-көлә чишмә суына баруын бөтен авыл карарга чыкты. Болар барысы да хәзер төштә булган кебек кенә, - дип хатирәләрне яңартты, сихри һәм бәхетле мизгелләрен исенә төшерде.
-Сезгә туй көнендә, тормышыгыз бушка үтсен, дип буш тартма бүләк иткәннәр. Шулай сезне бер-берегездән гомерлеккә аерганнар да, - диде аңа күрәзәчелек белән шөгыльләнүче хатын.
Казахстан ягыннан кайткан бу cәер хатынны уйламаганда эш урынында очратты. Аяктан егарлык сүзләрне бер күрүдә әйтеп салды. Бер белмәгән кеше сиңа шулай дип, иң авырткан җиреңә бассын әле. Ә бит ул хаклы. Туй бүләген - зур һәм матур буш тартманы Алсинә бик яхшы хәтерли. Аны кулына алгач, иреннән:
-Ә нигә тартма буш? Әллә сездә шундый йола-фәлән бармы,- дип тә сораган иде.
Буш тартма, димәк, бушлыкны аңлаткан. Бөтен хикмәт шушы каһәр төшкән тартмада була түгелме соң? Гаилә корып өлгермәс борын, Алсинә аерылып китеп барды.Үз теләге белән, беркемгә бернәрсә дә аңлатмыйча китеп барды. Юкса, аңа тел-теш тидерүче дә булмады. Үз кызы кебек якын иткән каенанасы белән дә талашмады, күзенә генә карап торган ире белән дә сүзгә килешмәделәр. Матур һәм тату гаилә булып яшәр өчен бернинди каршылык һәм сәбәпләр дә юк иде сыман.
-Яши алмыйм анда, тыным кысыла, туган як һавасы җитми миңа, - дип әти-әнисе янына кайткач аерылышуының сәбәбен үзенчә аңлатты.
Алар кызларын кире ире янына кайтырга күндерә алмадылар. Гомер буе буйдак булып йөргән, кырык яшьтән узган Рәсим дә хатыны артыннан ялынып йөрүне кирәк дип тапмады. Кирәк икән, үзе кайтыр дип көтте. Тик киселгән кисәк кире ялганмады. Ире хатының йөккә узганын да, бары тик улы тугач кына белде. Дөньяга аваз салган сабый да да араларын якынайта алмады. Рәсим Алсинәсе башка аларның йортларында күренмәгәч, өйләнүен "уңышсыз"га санап ялгызы гына картайды. Башка хатын-кызга да сүз катмады, гомерлек юлдашы итеп хәмерне сайлады. Бөтен алдагы көннәренең ямен эчүдән табып, тормышын заяга уздырды ул. Ата улын, улы атасын белмичә гомер кичерде. Алсинә дә башка гаилә кора алмады. Ялгызы гына тормыш йөген тартып, бердәнбер улын үстерде. Киләчәккә зур өметләр баглан ике яр, бәхетсез җан булып, икесе ике якта картайды.
-Кемгә кирәк булган? Кем эшләгән бу явызлыкны?- дип ышанырга теләмичә өзгәләнде Алсинә.
-Ирең сина кадәр балалы, тол хатын янына йөргән. Ә инде синең белән танышкач, араны бөтенләй өзгән. Ул хатын аны җибәрергә теләмәгән, әле өстәвенә анардан бала да көткән. Бик рәнҗегән һәм туй көнендә ясаган бүләк шул хатынныкы. Калганын сөйләп торуда файда юк, син аларны үзең дә беләсең, үз башыңнан кичердең, - диде Нәзирә ханым.
Зилә Мөдәррисова
фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D0%BF%D0%BE%D0%B4%D0%B0%D1%80%D0%BE%D1%87%D0%BD%D1%8B%D0%B5%20%D0%BA%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B1%D0%BA%D0%B8%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&img_url=https%3A%2F%2Ftopgiper.ru%2Fimages%2Fdetailed%2F1771%2F1019997-1.jpg&pos=6&rpt=simage&lr=11126

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев