Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тыл хезмәтчәне Наилә апаРәхимовага 90 яшь (фотолар)

Бүген шәһәрдәшебез тыл хезмәтчәне Наилә Вафый кызы Рәхимова 90 яше уңаеннан котлау ала. Тумышы белән ул Баулы районы Кандыз районыннан. Тормыш җилләре аны узган гасырның 50 еллар башында ук безнең шәһәргә китереп ташлый. Лениногорск ул вакытта эле тезелә генә торган була. Наилә апа җиде балалы гаиләдә дөньяга килә. Сугыш башлану...

Бүген шәһәрдәшебез тыл хезмәтчәне Наилә Вафый кызы Рәхимова 90 яше уңаеннан котлау ала.

Тумышы белән ул Баулы районы Кандыз районыннан. Тормыш җилләре аны узган гасырның 50 еллар башында ук безнең шәһәргә китереп ташлый. Лениногорск ул вакытта эле тезелә генә торган була.

Наилә апа җиде балалы гаиләдә дөньяга килә. Сугыш башлану белән әтиләрен фронтка алалар. Гаиләне карау, туендыру Наилә җилкәседә дә төшә, чөнки ул икенче бала була, ә өйдә яңа туган эсененнән кала да 4 бала.

- Авыр еллар туры килде безнең яшьлеккә. Колхозда зурлар белән чанасын да, арбасын да тарттык... Ничек исән калганбыз, ачтан үлмичә... Ходай саклагандыр инде, - дип искә ала үсмер чакларын юбиляр.

Хәзер Наилә апа өй түрендә кадерле әни һәм әби. Балалары, оныклары һәрчак янында.

Бүген алардан кунаклар иртәдән бирле өзелми. Олы юбилее белән котларга балалары, оныклары, күрше-күләннәре килә. Шәһәр админстрациясе исемннән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова килгән иде. Ул Россия Президентыннан Котлау хаты һәм бүләк тапшырды.

Шулай ук Наилә апаны элекеге эш урыннан Прибор заводы Ветераннар советы рәисе Марс Ахмеров барлык ветераннар исемннән котлап шигъри юллар җиткерде. ОАО "Радиоприбор" заводы директоры Ронис Шәрипов тәбрикләмәсен дә тапшырды.

Юбилярга хәерле исәнлек, тыныч көннәр теләп калабыз.

11нче ТОСС рәисе урынбасары Лиана Габидулина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев