Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Улыгыз тууын телисезме?

Галимнәр кызыклы тикшеренүләр үткәргән һәм кайбер ачышлар ясаган.

Малай үстерергә хыялланган ирләргә хатын итеп көчле рухлы, үзаллы хатын-кызларны алырга кирәк икән. Моңа фәнни аңлатма да бар. Беренче ике көндә эмбрионның җенесе булмый. Дөньяга малай тусын өчен 

аның әнисенең организмында бу вакытта ирләр гормоны — тестостерон күп булырга тиеш. Табигать тә шулай корылган — көчле, чыдам җан иясе генә нәсел калдыра ала.

Психолог фикеренчә, кайбер хатын-кызларны кыз бала әнисе итеп күз алдына китереп тә булмый. Монда әти кешенең нинди булуы бик мөһим. Мәсәлән, Анна Каренина беренче иренә малай бүләк иткән, икенче иренә — кыз бала. Икенче ирен ул берничек тә ярата алмаган...

Сугыштан соңгы хатын-кызлар бик көчле, үзаллы булган, ирләр эшен эшләгән, шуңа бу елларда малайлар күбрәк туган.
Ә бер психолог озын буйлы ирләрдән ешрак малайлар тууын, ә кыска буйлыларда кызлар дөньяга килүен дә ачыклаган.

Эмоциональ фон да булачак баланың кем булуына зур йогынты ясый икән. Әгәр авырга калган көннәрендә хатын-кыз нәрсәгәдер бик борчылса, кайгырып яшәсә, начар тукланса, “өстә” аңа кыз бүләк итәргә карар кылулары ихтимал. Чөнки кызлар малайлардан чыдамрак. Моңа да фәнни аңлатма бар. Стресс кичергән хатын-кызда гормональ тайпылышлар күзәтелә, бу яралгыга үсешергә мөмкинлек бирми. Шуңа ир җенесендәге “нәфис” яралгылар юкка чыгарга, үсешмәскә мөмкин. Ә дөньяга туасы булачак хатын-кыз барысына да чыдап, исән калачак...

Ышансагыз - ышаныгыз, ышанмасагыз - юк, ләкин ул үстерергә хыялланган ирләргә шундый киңәш бирәсе килә: хатыныгыз малай тапсын, дисәгез, аның ихлас мәхәббәтен яулагыз, юкка-барга борчылдырмагыз, стрессларга юл куймагыз...

https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-06-21/ulygyz-tuuyn-telisezme-2848663

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев