Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Умартачы Аскаровлар гаиләсенең булышчылары үсеп килә

Умартачылар бал аертты, быелгы уңышны авыз иттеләр.

 Умартачылык, эшләренең үзенчәлекләре турында Куакбаш авылында яшәүче Ренад һәм Флюра Аскаровлар белән сөйләштек.

Алар умартачылык белән ике дистә елдан артык шөгыльләнә. Умарталык аерым урында урнашкан. Аскаровлар хуҗалыгында бүгенге көндә 80 оя умарта бар.“Тирә-ягы бик матур, иркен. Хуш исле чәчәкле болыннар да җитәрлек”, - дип Флюра апа. Аннан өстәп тә куя: “Безнең гаиләдә төп умартачы ирем – Ренад, мин ярдәмче генә. Ул умарталар турында күп белә”, - ди. Ярдәмче генә дип әйтсә дә, аңа иң күп эш төшә дә инде.

-    Кышны кортлар яхшы чыктылар. Җәй матур килде. Быелгы бал уңышы зарланырлык түгел. Бал кортларыбыз болыннардан тәмле бал  җыялар. Балның төсенә карап, кайдан җыйганнарын чамаларга була. Юкә балы – аксылрак төстә, караңгырак – чәчәкнеке, карарак булса – карабодайныкы диябез. Дөрес, якын-тирәдә карабодай кыры юк, - дип сөйли Флюра апа.

Умартачылык белән шөгыльләнү — күп көч һәм игътибар таләп итә торган шөгыль, әлеге шөгыль буенча эшләүчеләр белә инде. 

Аскаровлар гаиләсе көчләрен һәм вакытларын кызганмый, умарталыкта бергәләп көч куя алар. Барысы да нәкъ бал кортлары кебек, тик тора торганнардан түгел.

Ике уллары Рәфис һәм Рәмис – төп булышчы. Олысы гаиләле, инде оныклар да бу умартачылык эшенә тартылалар, димәк, бабай белән әбинең алмашчылары үсеп килә. “Хәтта бал корты чагудан да курыкмыйлар, тотып калмасаң, нәкъ үзәгенә үк керергә дә мөмкиннәр”, - ди Флюра апа. 

Икенче уллары Рәмис техникумда икенче курсны тәмамлаган, ялларда һәм каникулларда әти-әнисенә булыша. 

Бал аерту күмәк көч сорый. Бу вакытта Ренад абыйның энесе дә гаиләсе белән ярдәм итәргә килә икән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев