Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урмышлы мәктәбендә Корбан ашы үтте (фотолар)

Урмышлы мәктәбендә авыл мәчете ярдәмендә корбан ашы үтте. Мәҗлескә авылыбызның өлкән кешеләре, мәчет әһелләре, ветеран укытучылар җыелды. Лениногорск мәчетеннән Булат хәзрәт кунагыбыз булды. Корбан ашы Алтынбаев Идеал, Могыйнов Айдар, Бикмухаметов Әнвәрләр гаиләсе китергән иттән әзерләнде. Укучылар кунаклар алдында Коръән аятләре сөйләделәр, 7нче сыйныф укучысы Хәбибуллин Искәндәр азан тавышы яңгыратты. Кунагыбыз...

Урмышлы мәктәбендә авыл мәчете ярдәмендә корбан ашы үтте. Мәҗлескә авылыбызның өлкән кешеләре, мәчет әһелләре, ветеран укытучылар җыелды. Лениногорск мәчетеннән Булат хәзрәт кунагыбыз булды. Корбан ашы Алтынбаев Идеал, Могыйнов Айдар, Бикмухаметов Әнвәрләр гаиләсе китергән иттән әзерләнде. Укучылар кунаклар алдында Коръән аятләре сөйләделәр, 7нче сыйныф укучысы Хәбибуллин Искәндәр азан тавышы яңгыратты. Кунагыбыз Булат хәзрәтнең вәгазе авыл халкы өчен дә, укучыларыбыз өчен дә бик кызыклы һәм файдалы булды.

Авылыбыз мәчете тарафыннан оештырылган "Иманлының юлы туры" рәсем бәйгесенә Илнар хәзрәт йомгак ясады. Җиңүчеләргә мактау кәгазе, бүләкләр өләште гомумән - мәктәп укучыларының берсе дә бүләксез калмады һәрберсе дога китабына ия булды.

Мәктәбебез җитәкчесе Резидә Имаметдин кызы әйткәнчә : "14 ел буе укучылар өчен Корбан ашы үткәрелә, бу чара мәктәпнең күркәм традицияләренең берсенә әверелде. Балаларны туры юлга бастыручы, әдәп-әхлакка өндәүче мондый чараларны бергәләшеп үткәргәндә, әлбәттә без тагын да зуррак уңышларга ирешербез, инсафлы балалар тәрбияләрбез".

Урмышлы мәктәбе

Эльвера Хисамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев