Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветеринарлар коткарып калган этне ике кыз суеп ашаган

Бу хәл Кузбасста була. Гыйнвар азагында Кемерово өлкәсенең бер шәһәрендә этнең башына балта белән чабалар. Аны волонтерлар коткарып, ветклиникага илтә һәм шәһәр кешеләре белән бергәләп җыйган акчага эткә операция ясыйлар. Шулай итеп эт исән кала. Черныш терелгәннән соң аны приютка урнаштыралар. Аннан аны яңа хуҗалары - ике кыз килеп ала....

Бу хәл Кузбасста була.

Гыйнвар азагында Кемерово өлкәсенең бер шәһәрендә этнең башына балта белән чабалар. Аны волонтерлар коткарып, ветклиникага илтә һәм шәһәр кешеләре белән бергәләп җыйган акчага эткә операция ясыйлар. Шулай итеп эт исән кала.

Черныш терелгәннән соң аны приютка урнаштыралар. Аннан аны яңа хуҗалары - ике кыз килеп ала. Волонтерлар моңа шатланып туя алмый.

Күпмедер вакыттан соң этнең хәлен белергә барсалар, этне килешүдә билгеләнгән адрес буенча таба алмыйлар. Көч-хәл белән 24 яшьлек Кристина белән аның дус кызы Екатеринаны эзләп табалар. Әмма этне таба алмыйлар. Икенче кыз аны суеп ашауларын әйтә.

Приют хезмәткәрләре участковыйны чакырта. Ихатаны караганда этнең башын һәм тиресен табалар. Ә ите кәстрүлдә пешә торган була.

Хәзерге вакытта тикшерү бара. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев