Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Водопьянова: Тикшерү комитетына “Бәкер” шифаханәсенең элеккеге баш табибы мөрәҗәгать иткән

Водопьянова Татарстан Тикшерү комитетында үзенә психологик басым ясалуын әйтте. Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова "Татар-информ"га ничек итеп җинаять эше фигуранты булуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, "Бәкер" шифаханәсенең элеккеге җитәкчелеген профсоюзлар урлауда фаш иткән булган. Хәзер шул җитәкчелек Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. "Җинаять эше системалы рәвештә зур урлауларда фаш ителгән...

Водопьянова Татарстан Тикшерү комитетында үзенә психологик басым ясалуын әйтте.


Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова "Татар-информ"га ничек итеп җинаять эше фигуранты булуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, "Бәкер" шифаханәсенең элеккеге җитәкчелеген профсоюзлар урлауда фаш иткән булган. Хәзер шул җитәкчелек Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

"Җинаять эше системалы рәвештә зур урлауларда фаш ителгән "Бәкер" шифаханәсенең элеккеге җитәкчелеге яла ягу нигезендә ачылды", - диде "Татар-информ"га Татьяна Водопьянова.

"Без инде бу уңайдан хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иттек һәм җинаять эше ачуны таләп итәбез. Шулай ук "Бәкер" шифаханәсенең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү барышында ачыкланган башка эпизодлар буенча да гариза әзерлибез", - дип өстәде ул.

Водопьянова сүзләренчә, ул хокук бозарлык бернинди гамәлләр кылмаган. Ә "гаепне тану" дип бәяләнгән күрсәтмәләр тикшерүнең психологик басымы нәтиҗәсендә әйтелгән.

"Кичә мине Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә әңгәмәгә чакырдылар. Алты сәгать дәвамында миңа психологик басым ясалды, адвокат чакыру мөмкинлегеннән мәхрүм иттеләр. Камерага ябу белән янаганнан соң, мин биргән күрсәтмәләр гаепне тану итеп бәяләнде. Мин үземдә бернинди гаеп тә сизмим, адвокат белән киңәшкәннән соң, прокуратурага мөрәҗәгать итү мәсьәләсе хәл ителәчәк", - дип аңлатты Водопьянова.

Татарстан профсоюзлары федерациясе башлыгы, тикшерү белән хезмәттәшлеккә, кирәкле барлык документларны һәм аңлатмаларны бирергә әзер икәнлеген әйтте.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/21/160360/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев