Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

Ел ахырына таба түземсезлек белән көтә башлаган Яңа елга да күп калмый, димәк. Кайберәүләр инде өйләрендә чыршы да бизәп куйды. Бәйрәмгә бүләк сайлау турында да уйлана башларга вакыт. Юкса көне килеп җиткәндә генә күңелгә ятышлы бүләк таба алмавың да бар.

Яңа ел якынлашкан саен, кырмыска оясын хәтерләткән кибет, сәүдә үзәкләрендә дә җайлы гына бүләк җыям димә!
Бүләк сайлауны нидән башларга?


Иң элек исемлек төзегез. Быел кемнәргә бүләк бирергә җыенасыз? Беренче исемлектә гаиләгез белән якын туганнарыгыз булачак, билгеле. Икенчесенә дусларыгызны кертегез. Өченче исемлектә таныш табибыгыз, балагызның яраткан укытучысы һ.б. урын алырга мөмкин.


Кесә калынлыгын чамалыйбыз. Бүләкнең хакы сез күздә тоткан бәядән артмаса яхшы. Иң якын кешеләрегез өчен акча жәл түгел, билгеле. Әйтик, ел буе велосипед турында хыялланган улыгыз өчен бәйрәм премиясен кызганмасагыз да зыян итмәс. Шулай да калган очракларда бүләккә дигән акчаны кысыбрак тоту хәерле. Ни дисәң дә, энә дә, дөя дә – бүләк бит!
Яңа ел бүләкләрен ике-өч атна алдан алып куегыз. Бүләкне никадәр иртәрәк алсаң, шулкадәр яхшырак. Болай эшләгәндә, ашыкмыйча, кабаланмыйча гына бүләк сайлау процессыннан тәм таба алачаксыз. Өстәвенә, алдан аяк киенү шактый гына акчаны янга калдырырга да ярдәм итәчәк. Ник дигәндә, гадәттә бәйрәм алдыннан кибетләрдә бәяләр өскә “үрмәли”. Сайлау мөмкинлеге исә көннән-көн кими бара.


Гади генә чыршы уенчыгын да менә дигән итеп бүләк итеп була! Иң мөһиме – тыштан матур итеп төрелгән булсын ул. Күпсанлы социологик тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кеше, бүләк алганда, күбрәк аның тартмасына игътибар итә.


Иң мөһиме – игътибар! Кесә ягы такыррак булса да, бәйрәмдә барлык якын туганнарыгызны, дусларыгызны сөендерәсегез киләме? Алайса, бераз тырышып алырга туры киләчәк. Үз кулларыгыз белән ясалган сабын, үзегез пешерегән матур формалы печенье да менә дигән бүләк булачак.


Нинди генә бүләк сайлагыз да, бу эшне тәм табып башкарырга тырышыгыз. Шул очракта ул якыныгызга да, сезнең үзегезгә дә уңай хис-кичерешләр генә бүләк итәчәк.
Нәрсә бүләк итәргә мөмкин?
Ирегезгә:
– машина өчен кирәк-ярак (видеорегистратор, навигатор һ.б.);
– җылы шарф, яңа ел рухы сеңгән кофта;
– сөйгәнегезнең исеме язылган термо-стакан;
– ирегезнең яраткан шөгыле саф һавада йөрүгә бәйле икән, аңа җылы эчке кием, термос-сумка да бүләк итә аласыз;
– каеш, сөйгәнегезне исеме язылган каләм.


Хатыныгызга:
– чәч ясау җайланмасы (мисал өчен, стайлинг һ.б.);
– эчке кием;
– сөйгәнегез күптән хыялланган тун да Яңа елга менә дигән бүләк булачак!
– бизәнү әйберләрен саклау өчен махсус савыт;
– матур башлык белән җылы шарф;
– яңа телефон;
– ресторанда романтик кичке аш;
– матур күлмәк, заманча гаджет.



Балаларга:
– бер яше тулмаган сабыйларга пирамидка, эре пазллар, җырлый торган уенчыклар, зур рәсемле китаплар кызык булачак;
– мәктәпкәчә яшьтәге малайларга – машина, тимер юл, уенчык мылтык, мәктәп яшендәгеләргә пульт белән идарә ителә торган машиналар, төрле конструкторлар бүләк итәргә мөмкин;
– мәктәпкәчә яшьтәге кыз балаларны исә – курчак өе, курчак, уенчык аш-су җиһазлары, мәктәптә укучы кызларга музыка кораллары, кул эшләре өчен кирәкле җайланмалар сөендерәчәк.


Коллегаларга:
– эш өстәленә органайзер;
– кечкенә генә җилләткеч;
– көндәлек;
– бүлмә гөле;
– каләм.


Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?
– Мәче сурәте төшерелгән брелок, йомшак уенчык, сын. Якыныгызга песи баласы бүләк итү дә ярамас. Күселәрнең кан дошманы бит алар. Яңа ел хуҗасы төлке, эт кебек җанвар сурәте төшерелгән бүләкләргә дә риза булмаячак.


– Күсе исләргә бик сизгер. Артык нык бөркелеп торган исләрне өнәми алар. Шуңа күрә быел якыннарыгызга Яңа елга хушбуй бүләк итүдән тыелып торсагыз яхшырак булыр.


– Күсе тырыш җәнлек санала. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчү кебек начар гадәтләргә дә каршы ул. Шуңа күрә быел тәмәке, исерткеч эчемлек кебек бүләкләр бирүдән дә тыелып торырга туры киләчәк. Юкса, ел символының, үпкәләп, уңыш китерми башлавы бар.
– Күсе су белән дус түгел. Шуңа күрә Яңа елга якыннарыгызга сабын, шампунь ише бүләкләр бирмәү хәерле.


– Күсе күннән эшләнгән, кыйммәтле бизәнү әйберләренә дә шат булмаячак.
– Җитез һәм хәрәкәтчән күсе кысып тора торган киемне дә өнәми. Гомумән, ирекне чикли торган теләсә кайсы әйбергә каршы ул.


– Ел символы ватык савыт-саба да яратмый. Шуңа күрә быел вакыт белән сыналган антиквар савыт-саба бирүне дә кичектереп торырга туры киләчәк. Ә менә арзанлы гына савыт-сабага күсе чиксез шат булачак.


– Пыяладан эшләнгән җиһазлар да быелгы бүләкләр исемлегеннән төшеп кала. Күселәрне еш кына пыялага сугып куркыталар. Шуңа күрә ел символы пыяла әйберләрне бөтенләй яратмый.

Чыганак: Ватаным Татарстан
фото: pixabay.com

http://nashcheremshan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X