Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елга бүләккә - мандарин гөлләмәсе

Яңа елга бүләк эзләп баш ватасызмы? Якыннарыгызга менә шушындый матур, хуш исле һәм иң мөһиме - исраф ителмәячәк гөлләмә бүләк итегез.

 

Моның өчен ике-өч килограмм мандарин сатып алыгыз. Тагы да озын таякчыклар (шпажки), гөлләмәне уратып бәйләр өчен кәгазь һәм атлас лента, берничә чыршы ботагы кирәк булачак.

Мандариннарны саклык белән генә таякчыкларга тыгып куярга да, бер гөлләмә итеп җыярга. Араларына чыршы ботаклары да кыстырырга онытмагыз. Әгәр дә өегездә төрле декоратив кулланмалар (сәйлән, кар бөртеге, нарат күркәләре) һәм башкалар бар икән, рәхим итеп кулланыгыз. Алар гөлләмәгезне тагын да матурлаячак. Бары тик бераз фантазиягезне генә эшкә җигәргә кирәк. Үз кулларың белән тудырган матурлык һәрвакыт кадерлерәк, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay

Автор: Зөһрә Исламова

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/yaa-elga-blkk-mandarin-gllmse

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев