Яшь малайлар һәм кызлар “Комплекслы йөзүчеләр көне”ндә катнашып җиңү яулады
Лениногорскиның “Юбилейный” бассейнында йөзү осталыгына өйрәнүчеләр төркеме, Баулыда үткәрелгән ярышларда катнашты.
Анда 7 яшьтән алып -10 яшькә кадәр булган малайлар һәм кызлар өчен “Комплекслы йөзүчеләр көне” булды.
Бу ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск һәм Баулының үзеннән кечкенә спортчылар көч сынашты. Бәйге программасына төрле йөзү стильләрен аралаштырып, 100 һәм 200 метр арага узышлар кертелгән иде. Лениногорскиның яшь йөзүчеләре бәйгенең бу төрендә дә югары күрсәткечләргә ирешеп, йөзүнең барлык төрләрен дә яхшы үзләштерүләрен күрсәттеләр.
2012 нче елда туган кыз балалар төркемендәге 200 метр арага узышларда Настя Кожевникова беренче урынны яулап, алтын медальгә ия булды. Аделина Шиһапова икенче урынга чыгып, көмешнең хуҗасы булды.
100 метр арага ярышларда, 2014 нче елда туган малайлар арасында безнең Захар Николаев өченче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев