Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яз белән бергә яшәрергә, чибәрләнергә теләүчеләргә битлекләр

Лимонлы-аксымлы битлек. Йомырка агына 1 чәй кашыгы лимон согы салып бутыйбыз һәм барлыкка килгән катнашманы биткә сөртәбез. 10-15 минут үткәч, аны юып алабыз. Юу өчен җылымса су кирәк. Битне салфетка белән корытумәслихәт. Балан битлеге. Әгәр дә йөзегез ялкынсынса, кызарса, баланнан ясалган битлек кулланыгыз. Моның өчен баланнан җылымса ботка ясарга һәм...

Лимонлы-аксымлы битлек.

Йомырка агына 1 чәй кашыгы лимон согы салып бутыйбыз һәм барлыкка килгән катнашманы биткә сөртәбез. 10-15 минут үткәч, аны юып алабыз. Юу өчен җылымса су кирәк. Битне салфетка белән корытумәслихәт.

Балан битлеге.

Әгәр дә йөзегез ялкынсынса, кызарса, баланнан ясалган битлек кулланыгыз. Моның өчен баланнан җылымса ботка ясарга һәм биткә сөртеп, 10-15 минут тотарга кирәк.

Алма битлеге.

Ул түбәндәгечә ясала.
1 аш кашыгы алма пюресенә 1 аш кашыгы кайнатылган зәйтүн мае кушыгыз. Үсемлек маеның "Экстра" классыннан булуы зарур. Аларны бергә болгатыгыз да битегезгә, муенга, күкрәк турысына сөртегез. 20 минуттан соң юып алыгыз.
Мондый битлекне яшел йөзем җимеше пюресеннән да ясап була. Шулай ук составларында минераль һәм эфир майлары, фермент, витаминнар кергән әзер дымландыру битлекләре дә куллана аласыз. Күз төп­ләрендә вак җыерчыклар барлыкка килгән очракта, җимеш кислоталары кергән матдәләр яңа күзәнәкләр үсүен тизләтә. Тиредәге пигмент тапларын да бетерә. Тире шома һәм йомшак булып кала.


Битлекне җылы пар ванналарыннан соң эшләсәң, тагын да әйбәтрәк. Махсус скраб составлы кремнар да бик файдалы. Ләкин аны битегез чиста, үлекле бетчәләр булмаган очракта гына кулланырга була.
Бетчәләрне сытарга ярамый, чөнки ул урынга инфекция кереп, бөтен биткә таралуы ихтимал. Әгәр дә битегездәге бетчә, сыткы кечкенә булса, аңа төнгелеккә антибиотик мазь сөртергә мөмкин. Мәсәлән, эритромицин мазе. Ә инде зур, һәрвакыт эренләп торган бетчәләргә кул тидермәгез, бу очракта табиб-дерматологка мөрәҗәгать итүегез сорала.


Яшегез 35 тән артса, һәм бит тиресенең начарлануын сизәсез икән (мәсәлән, коры тиренең тагын да коруы, катнаш комбинацияле тиренең артык майлануы, биттә төрле җыерчыклар барлыкка килү), димәк сезнең тирегез стресс кичерә, аңа ашыгыч ярдәм зарур. Тире, алда әйткәнебезчә, аерым тәрбия сорый. Салкын, төтен, кояш тәэсирендә тиредә агулы матдәләр барлыкка килә. Нәтиҗәдә, кеше вакытыннан алда картая. Кагыйдә буларак, бөтен саклаучы кремнарга да А һәм С вита­миннары керә.

чыганак: http://syuyumbike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев