Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әйдәгез әдәби марафонга

Әйдәгез, Дөньякүләм ХI #әдәбимарафон бәйгесенә бергәләп катнашыйк.

 


1 нче апрель көнне унберенче мәртәбә ( мин алтынчысыннан катнашып киттем, берүзем генә идем безнең районнан) #әдәбимарафон проекты башланып китә. Ул Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелә.

Дусларым, туганнарым! Мин сезне Дөньякүләм #әдәбимарафон да катнашырга чакырам! Рәхәтләнеп китап укыйк, рухи азык алыйк, халкыбызның иҗади мирасын популярлаштырыйк!

Китап укырга яратучылар, сезне әлеге марафонда катнашырга чакырам. Әлбәттә, мин үземдә катнашачакмын.


Хөрмәтле авылдашлар, күрше авыллар, райондашлар (Лениногорск районы) Сезнең барыгызны да #әдәбимарафонда катнашырга чакырам. Марафон 1 нче апрель көнне башлана. 21 көн дәвам итә. #әдәбимарафонның финал тантанасы – 11 нче тапкыр үткәреләчәк!

Шарты бик гади. Яхшы, татарча китап уку һәм аннан матур өзекләрне вконтактеда үз битегезгә 21 көн урнаштыра бару.. Финал Казанда булачак, язучылар белән очрашачакбыз. Кушылыгыз дуслар, үкенмәссез! Әйдәгез, районыбызны алдынгы урыннарның берсенә чыгарыйк.

Дуслар, катнашырга уйласагыз, ВКонтактеда #әдәбимарафон сайтына кереп + тамгаларыгызны калдырырга онытмагыз.

 

Хәертдинова Халисә Гасыйм кызы, 2 нче мәктәп укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев