Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йолдызлар фаразы: Кучкар - ыгы-зыгылы вакыт

КУЧКАР, Ыгы-зыгылы вакыт сезнең өчен. Никадәр тырышсагыз, шулкадәр үзегезгә яхшырак. Әҗере дә шәп булачак. Башкалар өчен сезнең фикер әһәмиятле булып торыр. Гаиләдәгеләр белән дә һәр сүзегезне үлчәп сөйләшегез.

 

ҮГЕЗБОЗАУ. Бу атнада уңышларга өметләнеп тормагыз. Һәр адым исәптә, уйланылган булсын. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, якын кешегез белән элемтә урнаштыру өчен сабырлык кирәк. Кирәкмәгән әйберләр сатып алырга тырышмагыз. Кибеткә керер алдыннан уйлагыз.

ИГЕЗӘК. Бу атнада иң яхшы дус дип саный торган кешегездән мәрхәмәтлелек көтегез. Керемнәр дә артып китмәгәе. Сату-алу эше башкарырсыз. Үз хисләрегезгә нәтиҗә ясап, кайда ялгышлык, кайда дөреслек икәнен белерсез.

КЫСЛА. Якын кешеләрегез ни өчендер сезгә ярдәм итүдән баш тарта. Алар сезнең тарафтан яңгыраган яңа фикерләрне кабул итми. Үзе белән канәгать булмаучы кыслаларга шәхси өлкәдә салмак кына гамәлләр башкарырга кирәк, ашыкмагыз, ди йолдызлар.

АРЫСЛАН. Сезнең өчен фортуна елмаячак. Лотерея билеты алуның да файдасы булачак. Күбрәк кеше янында булыгыз, сөйләшегез. Мәхәббәт өлкәсендә интуициягә ышанырга кирәкми. Ял көннәрен үзегезгә багышлагыз. Массаж да файдалы булачак.


КЫЗ. Туганнар белән аралашканда аңлашылмаучылык килеп чыгар. Тик аралар бозылып китәргә сәбәп булмасын бу. Пенсиядәгеләр өчен бу атна яңа фикерләр өчен әйбәт. Әкрен генә яңа елга әзерләнә башлагыз. Бүләкләр сайлагыз.

ҮЛЧӘҮ. Атна башында шәхси тормышыгызга кагылышлы куанычлы хәбәр иштелер. Ул сезнең тормышта мөһим роль уйнаячак. Хезмәттәшләрегез өчен сез – лидер. Тырышлыгыгыз сизелмичә калмаячак. Руль артында сак булыгыз.

ЧАЯН. Эштә сезне уңышлар көтеп тора. Әмма бу уңышлардан баш әйләнеп, үзегезне бик һавага күтәрмәгез. Һавадан җиргә егылып төшүчеләр дә бар. Гаиләдәгеләр сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Яшьләр өчен аралашу атнасы.

УКЧЫ. Бу атнада сезне авыр эшләр көтә. Ләкин сез аларны җиңел итеп башкарып чыгачаксыз, моңа үзегез дә шаккатырсыз әле. Абруй-дәрәҗә күтәреләчәк. Сәламәтлек турында кайгыртмыйсыз, табибка күренү кирәк. Күрше-тирә сезнең ачуны чыгарыр.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Сезнең күңелне йомшартып җибәрерлек вакыйгалар күп булачак. Атна ахырында матур гына сюпризлар көтегез. Олы яшьтәгеләр үзләрендә яңа сулыш ачылып киткәнен тоярлар. Үзмаксатчан булуны үстерергә кирәк.

СУКОЯР. Акча проблемасы көтеп торачак бит әле бу атнада. Тик куркуга сабышып, үзегезне битәрләмәгез. Озакламый авырлыклар югалачак. Якыннарыгыз белән барысын да уртага салып сөйләшергә кирәк. Хөсетлектән ерак торыгыз.

БАЛЫК. Бу атнада тәнкыйтьләүләр булыр кебек. Тик сез беркемне дә  тәнкыйтьләмәгез. Юкса үзегезнең ялгышларга бармак төртеп күрсәтә башларга мөмкиннәр. Атнаның икенче яртысы – иҗат өчен уңайлы чор.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X