Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Заман сулышы" газетасы ветеран-журналисты вафат

Күп еллар "Заман сулышы" газеты редакциясендә хәбәрче булып эшләгән Харис абый Гомәров арабыздан китте. Декабрь аенда 82 яшен тутырган иде ул. Районыбыз халкы, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре аны яхшы хәтерлидер. Ул чордагы колхоз-совхозлар эшчәнлеген, хезмәт алдынгылары турында бик күп язды. Аңа әйтеп тору кирәкми, үзе белеп бара-яза иде. Әле пенсиягә...

Күп еллар "Заман сулышы" газеты редакциясендә хәбәрче булып эшләгән Харис абый Гомәров арабыздан китте.

Декабрь аенда 82 яшен тутырган иде ул. Районыбыз халкы, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре аны яхшы хәтерлидер. Ул чордагы колхоз-совхозлар эшчәнлеген, хезмәт алдынгылары турында бик күп язды. Аңа әйтеп тору кирәкми, үзе белеп бара-яза иде. Әле пенсиягә чыккач та, бик авыр чакларда безгә ярдәмгә килде. Редакциянең хәзерге хезмәткәрләре арасында Харис абый белән бергә эшләгәннәр шактый. Аз сөйли, күп эшли, үз эшен барлык нечкәлекләренә кадәр белә, һәр җиргә алдан әзерләнеп бара иде, дип хөрмәт белән искә алабыз аны.

Харис абый Сарабиккол авылы турында китап чыгару хыялы белән яшәде. Бик күп материал җыйды, күп кешеләр белән аралашты. Иреште бит максатына: 2009 елда "Авылым, авылдашларым" дигән китабы басылып чыкты. Редакциягә бүләк ителгәненең беренче битенә ул: "Тарихи әсәр озак һәм төпченеп, кешеләрдән белешеп язуны таләп итә. Бу китабымны яшь буын элекке тормышны белсен һәм ихтирам итсен, дип әзерләдем. Озакка сузылса да, мин аны бик теләп һәм дөреслеккә инандырырлык итеп яздым, - дип язып куйган.

Харис абый яхшы күңелле, эчкерсез кеше иде, гомере буе гаиләсен яратып яшәде, эшенә йөгерә-йөгерә килде. Соңгы дүрт елны каләмдәшебез авырды, өеннән дә бик чыкмый иде. Кызы Әлфия үзен кечкенә бала карагандай тәрбияләде. Рәхмәт аңа.

Редакция коллективы һәм ветераннары исеменнән Әлфия ханымның, аның гаиләсе һәм туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев