Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зеленая Роща авылының 75 еллык тарихы бар

Районыбыздагы Зеленая Роща авылы нефтьчеләр поселогы буларак дан тоткан. Быел аңа - 75.


Кайчандыр бараклардан торган эшчеләр поселогы еллар узу белән бик күп үзгәрешләр кичерде. Авылның төрле чорлары булды: күтәрелеше дә, югалтулар да.

Зеленая Роща авылы тарихына кагылышлы китапта ветеран-нефтьче И. Галяувның истәлекләре бирелә: “Бу якларга беренче белгечләр-нефтьчеләр килгәч, нефть промыселы базасын һәм нефтьчеләр поселогын кайда төзергә дигән сорау килеп туды. Өч вариант бар иде: Шөгерне киңәйтергә, Шөгер һәм Спиридоновка арасындагы поселок төзергә, өченчесе – географик яктан иң кулае дип Спиридоновка белән Яңа Иштирәк арасында поселок төзү. Нефтьчеләр һәм төзүчеләр алдында төрле авырлыклар очрап кына торды. Сугыштан соңгы еллар. Эшче куллар җитми. Рәтле-башлы юллар да юк бит”.

Шөгер нефтьпромыселларында 1945 елдан башлап зур төзү эшләре җәелдерелә. Район үзәгеннән биш чакрым ераклыкта, Спиридоновка янында, нефть эшчеләре өчен социалистик шәһәрчек төзү башлана.  Бу ел анда, торак йортлар белән беррәттән, мәктәп, контора, ашханә, мунча һәм эшчеләргә культура-көнкүреш хезмәте күрсәтү өчен башка күп кенә объектлар төзелә”, - дип язылган була Шөгер районы “Тоташ колхоз” газетының 1945 ел, 24 февраль санында.
Якташ язучы Җәмит Рәхимов “Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе” китабында әлеге авыл турында болай дип язып калдыра.
-    Ялан кырда социалистик шәһәрчек салыначагы турындагы хәбәр нефтьчеләрне алгысытып җибәрә. Татарстандагы беренче эреләндерелгән Шөгер нефть промыселына илебезнең төрле төбәкләреннән эшчеләр, инженерлар, техник хезмәткәрләр агыла. Ә аларга яшәр урын юк. Профсоюз Комитет рәисе Н. И. Литвинов аеруча очына: “Без аны искитмәле итеп яшелләндерәчәкбез. Шәһәр түгел, ямь-яшел куаклык булыр ул.Әйе, әйе, Зеленая Роща!” Әнә шуннан башланды да инде. Поселок буласы ялан кырда әлегә бер генә куак та юк. Ә бик матур, романтик исем – Зеленая Роща инде бар, ул инде яши.
Булачак поселокта беренче бина да калкып чыга. Гадәти бүрәнәләрдән төзелгән ике катлы барак була ул. Әлеге бинага Яңа Шөгердән беренчел эреләндерелгән нефть промыселының конторасы күчә. Шуннан соң беренче такта бараклар, йортлар барлыкка килә башлый.

Промыселга эшче кадрлар бик кирәк була. Монда башка яклардан нефтьчеләр, шушы тармак буенча белгечләр килә. Болар – Сәйфуллин, Акчурин, Сямриков, Хәмидуллин, Шәрәфетдинов һәм башкалар. Дипломлы белгечләр арасында Рәфхат Мингәрәев та була. (ул аннары СССР нефть промышленносте министры була).

2015 елдан авыл җирлеге белән Артемий Потапов җитәкчелек итә. Аңа кадәр озак еллар Татьяна Максимихина эшләгән иде.

Авылда уннан артык милләт дус-тату булып яши, эшли. Милләтләр дуслыгына караган күп төрле чаралар оештырыла, һәр милләтнең бәйрәме авыл күләмендә билгеләп үтелә.

Күптән түгел авыл уртасында балалар өчен яңа мәйданчык ачылды. Әлеге мәйданчык республика гранты хисабына барлыкка килде. Грант аерым эшләрне башкару өчен тотылырга тиешле. Биредә балалар мәйданчыгы төзергә дип килешенгән булган һәм грант ярдәмендә откан акчаларны шушы мәйданчыкка керткәннәр. Бик матур, җайлы гына килеп чыккан ул. Балаларга уйнар өчен урын булды. Бары ватмыйча, төзек килеш сакларга гына кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев