Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зеленая Роща мәктәбе командасы "Җиңү адымнары" проекты җиңүчесе булды

Районыбызның Зеленая Роща мәктәбенең отряды республикакүләм проектта иң яхшылар исемлегендә.

 

Зеленая Роща мәктәбендәге педагог-оештыручы Эльмира Шәрифуллина җитәкчелегендәге команда “Җиңү адымнары-2020” проектында җиңеп чыкты.

Башка мәктәпләр кебек үк, Зеленая Роща мәктәбендә уку-укыту эшчәнлеге белән бергә Җиңүнең 75 еллыгына багышлап күп төрле чаралар үткәрелә. Мәктәптә педагог-оештыручы – Эльмира Дамир кызы Шәрифуллина җитәкчелегендә команда оешты һәм быел беренче тапкыр “Җиңү адымнары-2020” республика проектында катнашып, җиңүгә иреште.

Эльмира Шәрифуллина командасы белән, аның командасында дүрт укучы: Нәргизә Аскарова, Рузилә Гарифуллина, Ришат Әхмәтов, Инзил Бәдретдинов шушы елның 15 апреленнән 31 майга кадәр проектның алты этабын да уңышлы үттеләр, ягъни җиңү өчен алты адым иде, алар бу сынауларның барысын да башкарып чыкты.

Проект барышында команда күп төрле чаралар һәм акцияләр: “Агач – хәтер бакчасы”, “Үлемсез полк”, “Хәтер шәме”, “Җиңү хаты” һәм башкалар үткәрелеп, социаль челтәрләрдә яктыртылып барды.

-    Проектның башлану вакыты үзизоляция режимы чорына туры килде. Командадагы укучыларым белән очрашып булмый, барысын да телефон аша хәл итәбез, аннары онлайн рәвештә аны кирәкле интернет киңлегенә урнаштырабыз. Эшләү барышында укучылар «Skill Cup» платформасын үзләштерде, өйрәнделәр, - дип сөйли Эльмира Дамир кызы.

Әлбәттә, укучыларның тырышлыгы, максатка омтылышы һәм бер команда булып эшләве җиңүгә китерде, дигән фикерен белдерә укытучы.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында җомга санында укырсыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X